Җинаять һәм җәза
5 Мая 2023, 14:03

20 яшьлек егет наркотик белән тотылган

Хәзер башы төрмәдән чыкмаячак, әти-әнисен дә хәсрәткә батырачак. Их...

20 яшьлек егет наркотик белән тотылган20 яшьлек егет наркотик белән тотылган
20 яшьлек егет наркотик белән тотылган

Уфада зур партия наркотиклар сатарга уйлаган 20 яшьлек егет тоткарланган.

Башкаланың Октябрь районында бу егеттән тыелган матдәләр тартып алынган, төргәк 200 граммнан артык була, ул аны Башкортстанда яшерен урыннарда, ягъни "тайник"ларга тарату юлы белән сатып акча эшләргә планлаштырган.

Шикләнелүчегә карата «наркотикларны законсыз җитештерү, сату яки озату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында уфалы сак астына алына.

Җиңел акча эшләү юлын тапкан, ә шул рәвешле күпме кешене юлдан яздырам, тормышын җимерәм дип һич уйламаган инде бу егет. Үзенең дә башы төрмәдән чыкмаячак, әти-әнисен дә хәсрәткә батырачак. Их...

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас