Җинаять һәм җәза
3 Май 2023, 10:02

Үсмер егет 13 яшьлек кызны кыйнап үтергән

Моны ул үзенең бөеклеген дәлилләр өчен эшләгән. 

Mash на Мойке.Mash на Мойке.
Фото:Mash на Мойке.

Санкт-Петербургта тугызынчы сыйныфта укучы стример (стример – интернетка онлайн-трянсляция рәвешендә видеоязмалар төшереп урнаштыру) 13 яшьлек кызны үтергән. Блогерның кыз баланың башына чүкеч белән сугуын егетнең дус кызы видеога төшереп торган. Ахырда егет белән кыз корбаннарын күмеп куйганнар.

SHOT Telegram-каналы  мәгълүматы буенча, 16 яшьлек блогер Илья Татаринов 15 яшьлек дус кызына  Каменка елгасы янында искитмәле контент төшерергә тәкъдим иткән. Кичкә табан алар өчәү  вакыйга урынына килгәннәр.  Башта сөйләшеп торганнар, бераздан стример чүкеч китереп чыгарган һәм әңгәмәдәшенең башына суга башлаган. Дус кызы моны видеога төшереп торган. Соңрак ул трансляцияне туктаткан һәм кыз баланың мәетен яшерергә булышкан. Мәетне күмәр өчен чокырны алдан ук казып куйганнар. Мәрхүмәнең әйберләрен дә, үтерү коралын да, телефонын да шунды яшергәннәр.   Эшне тәмамлагач, егет белән кыз кайтып киткәннәр. Әмма соңрак видео төшергән кыз, куркып, бу хәл турында полиция бүлегенә килеп,  түкми-чәчми сөйләп бирә. Блогерны фатирында тоткарлыйлар. Стримерның әти-әнисе бу вакытта Пятигорскида ял иткән, шок хәлендә алар Петербургка ашыккан.

Соңрак ачыклануынча, үтерүчеләр, кызы үлгәнен аңламасын өчен  мәрхүмәнең әнисе белән аның телефоныннан язышкан. Аннары гаджетны ватканнар.

Дөрес булса, стример психиатрда исәптә торган. Әлеге вәхшилекнең сәбәбен  “үз-үземнең бөеклегемне  һәм коточкыч гамәлләр кылырга сәләтем бар икәнлеген дәлилләр” өчен дип аңлаткан.

Ахырзаман шул буладыр инде менә. Яшьләрнең бер-берсен туры эфирда кыйнап үтерүләре... Мәрхүмәнең гаиләсе кичерешләрен күз алдына китереп булмый. Ничек соң сакланырга җәмгыятьнең шундый коточкыч вәхши күренешләреннән, шундый авыру кешеләреннән? Кемнең начар, ә кемнең әйбәт, эчкерсез икәнен ничек белергә? Кайда яхшылык, ә кайда яманлык икәнен ничек аерырга?  Балалар үстерүче һәр ата-ананы бу сораулар борчыйдыр, мөгаен...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас