+21 °С
Болытлы


Сербиядә була бу коточкыч хәл. Белград шәһәренең бер мәктәбендә 14 яшьлек укучы атыш ачкан.
Билгеле булуынча, ул бүген иртәнге сигездә тарих дәресе барган сыйныфка кереп, ата башлаган. Тугыз укучы, сакчы һәм укытучы үлгән. Тагын берничә укучы җәрәхәтләнгән.
Атучыны тоткарлаганнар. Әлегә үсмернең ни сәбәпле атыш ачуы билгеле түгел.