Җинаять һәм җәза
2 Май 2023, 06:27

Усал каенана киленен үтерергә заказ ясаган

Шулай да була икән...

sputnik-abkhazia.rusputnik-abkhazia.ru
Фото:sputnik-abkhazia.ru

Алтай краенда 57 яшьлек пенсионер хатынны киленен үтерүгә заказ бирүдә шикләнеп, кулга алганнар. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче хатын киленен күралмаган һәм шуңа үтерергә теләгән. Быел февраль аенда хатын үзенең гамәлләрен кылыр өчен кеше тапкан, аңа алдан бераз акча биргән һәм заказ уңышлы үтәлгән очракта миллион ярым акча вәгъдә иткән. Усал каенананың шарты була: килене җәен башка төбәктә туганнарында булганда үләргә тиеш. Шул рәвешле усал каенана үзенә шик төшүдән дә качмакчы булган.

Әмма киллер оператив-үзләү чараларында катнашучы хокук саклау органы хезмәткәре булып чыккан. Шуңа да кайна үзенең җинаятьчел ниятен тормышка ашыра алмаган. Аны җинаять эзләве идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас