

Стәрлетамакта шәһәр суды газга үз белдеге белән тоташкан өчен җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды. Моңа кадәр зәңгәр ягулыкны законсыз кулланганы өчен бер тапкыр җаваплылыкка тарттырылган ир узган елның декабрь ахырында үз йортын газүткәргечкә тоташтырган. Әйткәндәй, аның кулланылган газ өчен 30 мең сум күләмдә бурычы җыелып киткән булган инде.
Прокуратурада хәбәр итүләренчә, гаепләнүче гаебен таныган. Суд, 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләп, ирнең хезмәт хакыннан дәүләт кеременә 10% тотып калачак.
Чыганак: bashinform.ru