Җинаять һәм җәза
28 апрель 2023, 04:13

"50 мәктәпне шартлатам!"

Шартлаткычлар фотосы белән бергә шундый язу җибәрсәләр, кем курыкмас иде?

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

  Көч структураларына Подмосковьеның Щелковоның  50дән артык мәктәбен  тикшерергә мәҗбүр булганнары өчен полиция үсмерне тоткарлаган. Ул әлеге мәктәпләрнең берсендә теракт оештырырга вәгъдә иткән.

SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, бу хәлне 14 яшьлек малай тудырган. Ул барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Хәзер ул нигә террорчылык акты кылырга янавын полициягә аңлата.

Социаль инфраструктура объектына карата террорчылык акты турында ялган хәбәр хакында маддә буенча эш кузгатылган. Моның өчен иң югары җәза – биш ел колония.

Тәүдә үсмер 20 апрельдә  Щёлковода мәктәпне шартлатам дип, кулдан ясалган шартлаткыч корылма һәм башка арсенал фотоларын мессенджерларда тараткан. Нәтиҗәдә полициягә 50дән артык белем бирү учреждениеләрен тикшереп чыгарга туры килгән.

Вәт, ичмасам, без яши идек 20-25 ел элек. Ни кесә телефоннары юк иде. Мәктәптәге компьютерларны да бармак белән санарлык. Ә хәзер... Хәвефле, бик зәвефле заманда яшибез шул. Бала-чаганың акылы, аңы да бөтенләй башка. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы
SHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас