+21 °С
Болытлы


Русия Чит ил эшләре мнистры Сергей Лавров әйтүенчә, бүгенге көндә 60 русияле АКШ төрмәсендә тотыла.
Күп очракта безнең ил гражданнарын төрмәгә утырту сәбәпләре шикле, ди ул. “Безнең кешеләрне Европадан яисә башка илләрдән урлап алып киткәндә ВАшингтан бер тапкыр да ике яклы консул конвенциясенең таләпләрен үтәмәде”, - дип ассызыклаган ул.
2021 елда Женева шәһәрендә ике ил президенты очрашып килешкәннән соң, кулга алынган Русия һәм АКШ гражданнарын алмашу өчен махсус канал булдырылган.
Чыганак: “Газета.Ru”