Җинаять һәм җәза
26 апрель 2023, 17:00

Хатыны җан бирү белән аның исеменнән кредит алган

Ә телефонын ломбардка тапшырган. 

Хатыны җан бирү белән аның исеменнән кредит алганХатыны җан бирү белән аның исеменнән кредит алган
Хатыны җан бирү белән аның исеменнән кредит алган

Сыктывкарда яшәүче бер ир хатыны үлгән көнне үк аның телефоны аша банктан кредит алуга гариза җибәргән. Уңай җавап килеп, картасына 498 мең сум күчкән, ә аннары тагын 50 мең сум алган. Моңа өстәп ир тагын 600 мең сумга "заявка" җибәргән, тик бу юлы гаризаны банк кире какккан.

Акчаны кире кайтармас өчен тол ир мирастан баш тарткан, чөнки бурычлар да мирас итеп алына. Аннары мәрхүмнең телефонын 35 меңгә ломбардка тапшырган.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр бит. Бу ирнең үлгән кеше исеменнән кредит алуы ачыкланган. Хокук саклау органы хезмәткәрләре эзәрлекли башлагач, ир дөресен сөйләп биргән.

- Әйе, алдым, - дигән. - Чөнки хатыным исән чагында аны дәвалауга бик күп акча китте, әмма терелмәде, - дигән.

Кредит акчасының бер өлешен ул хатынын җирләүгә сарыф иткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас