

Исерек Алик бер көзгегә, бер бишектә яткан баласына караган да, сабыйны үзенә охшатмыйча, "миннән түгел" дигән нәтиҗәгә килгән.
Ачуы "күчәреннән" ычкынган ирнең күзенә ак-кара күренмәгән, өйдәге әйберләрне ватып-җимерә башлаган, хатынына ташлаган, үтерү белән янаган. Яшь әни сабыен кочып, чак балконга чыгып бикләнеп өлгергән. Әмма телефонын бүлмәдә онытып калдырган...
Ире бүлмәдән бүлмәгә котырынып йөргән арада, хатын ярдәм сорап язылган кәгазьне балканнан урамга ыргыткан. Аны юлда үтеп баручы бер кеше табып, поликлиникага илткән. Аннан полиция чакыртканнар.
Аликны полиция бүлегенә алып киткәннәр һәм җинаять эше кузгатылган.