

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендәге фатирда бер ел элек үзаллы корып куйган газ котелы аркасында биш кеше гомере өзелгән. Фатир хуҗасы газ приборын үзе урнаштырган һәм кабызган. Соңрак ике бүлмәле фатирны 20 яшьлек кыз арендалаган.
Фатир хуҗасы Рөстәм Фәхриев котелны сафка керткәндә газ торбасын тоткан да вентиляциягә тоташтырган. Тәүдә бар да әйбәт була. Әмма бер елга якын элек фатирны Виолетта исемле яшь кыз арендалый. Ул төнне Виолеттага өч кунак килә. Ни сәбәпледер газ чыга һәм фатирга тарала. Ике бүлмәле фатирда 20-25 яшьләрдәге дүрт кеше йоклаган җирләреннән уянмыйлар. Соңрак 61 яшьлек күрше хатынның үлүе дә ачыклана – аның фатирына газ вентиляция аша кухняга тарала.
Фәхриевка карата хәвесезлек таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәткәне өчен җинаять эше ачканнар. Тәүдә ул тикшерү изоляторында утырган, әмма күптән түгел аны чыгарганнар. Рөстәм өч мәрхүмнең гаиләләренә 200әр мең сум компенсация түләгән, тагын ике гаилә акча алудан баш тарткан. Мәрхүм пенсионер хатынның улы һәм Виолеттаның әнисе “белдекле” газовщик өчен чын төрмә срогы бирүне таләп итәләр.
Ә Фәхриевның туганнары аны гаепле түгел дип саный, җаваплылыкны исә коммуналь хезмәтләр үз өстенә алырга тиеш, дигән фикердә. Әйткәндәй, 2019 елда аның фатирында бер тапкыр газ чыгып яткан инде. Анда фатирны икенче гаилә арендалаган. Гаилә сүзләренчә, алар могҗиза белән генә исән калган. Ә менә мәчеләре үлгән. Әмма ул очракта бернинди чаралар да күрелмәгән.
Чыганак: ren.tv