Җинаять һәм җәза
23 апрель 2023, 14:38

Үсмер үзеннән кечерәк малайның кулларын богаулаган

Яшьләр хәзер бигрәк усал...

siktivkar.bezformata.comsiktivkar.bezformata.com
Фото:siktivkar.bezformata.com

Сыктывкар шәһәрендә тугызынчы  сыйныф укучысы  җиденче класста укучы малайны вейп урлаганы өчен наручниклар белән турникка каптырып куйган. Хәзер өлкәнрәк үсмергә биш елга кадәр колония яный. “Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

SHOT Telegram-каналы язуынча, 13 яшьлек малайга бу җәзаны “Строитель” чаңгы базасында  үсмерләр компаниясе оештырган. Компаниянең “башлыгы” – 18 яшьлек Вячеслав сүзләренчә, малай, имеш тә, аларның “курилка”сын урлаган һәм аны мотлак рәвештә җәзага тарттырырга кирәк. Тәүдә Вячеслав малайны кыйнаган, соңрак кулына наручниклар кидереп, турникка каптырып куйган.

Соңрак малайга узгынчылар булышкан. Һөҗүм итүчене тотрлаганнар, моңа кадәр ул инде полициядә исәптә торган.

Нишләп тугызынчы сыйныфта укучы үсмергә 18 яшь икәнлеге генә аңлашылмый, күчмичә “утырып” калды микән?

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас