

Егет белән кызны Кемерово өлкәсендә тимер юл корылмасына ут төрткән вакытта тоткарлаганнар. Диверсия өчен гашыйкларга 35 мең сум түләргә вәгъдә биргәннәр.
Life.ru язуынча, 19 яшьлек егет 22 яшьлек сөйгәне белән җинаять урынында тотылганнар. Аларны узган төндә Анжеро-Судженск шәһәрендә тимер юл перегонында тотканнар. Егет белән кыз биш реле шкафына ут төртмәкче булган, әмма алар шкафларны хәтта каерып ача да алмаганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ут төртүчеләрдән кадак каергыч белән ике шешә бензин тартып алган.
Диверсантлар барын ачыктан-ачык сөйләп биргән һәм акча эшләргә теләгән идек, дигәннәр. Диверсиягә заказ ясаучылар аларның электрон кошелекларына 35 мең сум акча салырга вәгъдә биргән. Хәзер гашыйкларга “Милекне аңлы рәвештә юк итү яки зыян китерү" маддәсе буенча 5 елга кадәр иректнән мәхрүм ителү яный.
Моңа охшаш хәбәрләр көн саен ишетелеп тора. Нишләп безнең халык шулкадәр надан һәм беркатлы? Әлбәттә, аларга беркем акча күчерергә җыенмаган, ә менә илен дошманга сатарга риза икәнлекләрен белеп калганнар. Хәер, хәзер бу хакта хокук саклау органнары да белә. 35 мең сумга алданып, арытаба берничә ел гомерләрен рәшәткә артында үткәрәчәк инде...
Чыганак: life.ru