

Мәймүнә Идиятуллина сугыш ветераны. Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ярдәм иткән, ә моның өчен ул медальләр һәм исемнәр белән бүләкләнгән.
Хәзер картлык елларын ветеран җан тынычлыгында үткәрергә тиеш тә бит... Шушы көннәрдә аның фатирына "Водоканал" хезмәткәрләре дип алдап, мошенниклар кергән. Әбидән акча таләп иткәннәр, ә ул баш тарткан. Аннан егетләр җәзалау белән куркыта башлаганнар."Без бит үтерә дә алабыз, яшәү кыйммәтрәкме сиңа, әллә акчамы?" - дип сораганнар. Шуннан соң ул шкафында саклаган 45 мең сум акчасын чыгарып биргән.
Җинаятьчеләрнең эзенә тиз төшкәннәр. Уфада яшәүче 23 яшьлек Дмитрий, 30 яшьлек Фәрит кулга алынган. Җинаять эше кузгатылган.
Ә әби бу хәлдән һаман "в шоке".