+24 °С
Яңгыр


Битлек кигән һәм корал, баллон тоткан ике егет эш вакытында Уфаның Жуков урамында урнашкан сервис үзәгенә бәреп кергән. Берсе администраторның кулларын бәйләгән, икенчесе тагын бер хезмәткәрне идәнгә ятарга боерган да, чигәсенә пистолет терәп куркытып торган. Шуннан соң җинаятьчеләр складта һәм кассада булган барлык акчаны кырып-себереп букчаларына тутырганнар да, бинадан чыгып ычкынганнар.
Аларны әле полиция эзли.