Җинаять һәм җәза
20 апрель 2023, 21:02

Төрмәдән чыккан педофил тагын кыз балага һөҗүм иткән

Нишләп соң шундый җирбитләр иректә йөри?

© РЕН ТВ© РЕН ТВ
Фото:© РЕН ТВ

Түбәнге Новгородта Печёра маньягы балага һөҗүм иткәне өчен янә кулга алынган. Педофилия өчен ул 28 ел төрмәдә утырып чыккан. Быел иреккә чыккан һәм тагын кыз баланы көчли язган.

Педофил-рецидивист Александр Серов 9 яшьлек укучы кызны  мәктәптән кайтканда каравыллап торган. Подъездда ир кыз балага бәйләнә башлагач, ачыргаланып кычкырган тавышка күрше хатын чыгып, маньякны  куып җибәрә һәм полиция чакырта.  Шул ук көнне соңрак Серов янә  бер укучы кызны бастырып килгән һәм подъездда аңа бәйләнгән. Бәхеткә, шул вакытта кызның әнисе килеп чыккан һәм баласын маньяк кулыннан коткарган.  

Беренче тапкыр Серов 1990 елларда балаларны җенси яктан җәберсеткәне  өчен төрмәгә утырган. Аны 15 елга хөкем иткәннәр, әмма 10 елдан ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителә. Иректә чагында 2004 елда ул ким дигәндә тагын 7 тапкыр кыз балаларга һөҗүм итә. Мәктәпләр тирәсендә үсмер-кызларны күзәтеп, артларыннан барып, алар белән лифтка кереп, пычак белән янап көчләгән. Серов  балаларны шәһәрнең Верхние Печёры районында эзләгән. Шуңа аны Печёра маньягы дип йөрткәннәр. Соңгы тапкыр ул 18 елга рәшәткә артына утырган булган.

Печёра маньягының колониядән иреккә чыгуына  берничә ай гына узган. Һәм иң куркынычы – аның киләчәк язмышы билгеле. Чираттагы тапкыр төрмәдә утыргач, ул иреккә чыгачак һәм туган шәһәренә кайтачак. Аның хакта тагын шул юлга басмас дип кем әйтә ала?

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас