Җинаять һәм җәза
20 апрель 2023, 08:21

ЮХХДИ хезмәткәрләре бер ирнең машинасыннан наркотиклар тапканнар

Ир-ат үз-үзен сәер тотуы, куркулы йөзе, каушап сөйләшүе шик тудырган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре бер ирнең машинасыннан наркотиклар тапканнарЮХХДИ хезмәткәрләре бер ирнең машинасыннан наркотиклар тапканнар
ЮХХДИ хезмәткәрләре бер ирнең машинасыннан наркотиклар тапканнар

Кичә, 19 апрель иртәсендә, Уфада янындагы «Речные Зори» бакча ширкәтендә юл-патруль хезмәте инспекторлары Hyundai Solaris автомобилен туктатканнар.

Руль артында Уфада яшәүче 26 яшьлек ир утырган, янында хатыны да булган. Полиция хезмәткәрләре шофёр белән аралашканда үз-үзен сәер тотуы, икесенең дә куркулы йөзләре, каушап сөйләшүләре шик тудырган. Полиция хезмәткәрләре машина эчен тикшерергә булганнар. Алгы урындыктагы келәм астында билгесез матдә белән алты төргәк һәм үсемлектән эшләнгән әйбер салынган төргәк табылган. Тикшерү барышында бу парның эчке киемнәреннән тагын изолента белән уралган 76 төргәк килеп чыккан.

Шикләнелүчеләрне Уфаның 2 нче полиция бүлегенә алып килгәннәр. Табылган матдәләрне тикшерү өчен БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгенә җибәргәннәр. Җинаять эше кузгатылган .

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас