Җинаять һәм җәза
20 апрель 2023, 04:39

Ана кеше баласының мәетен чүплеккә чыгарып ташлаган

Аллаһ сакласын!

Ана кеше баласының мәетен чүплеккә чыгарып ташлаганАна кеше баласының мәетен чүплеккә чыгарып ташлаган
Ана кеше баласының мәетен чүплеккә чыгарып ташлаган

Ырынбур өлкәсенең Бузулук шәһәрендә яшәүче хатын 4 айлык улының үле гәүдәсен чүп савытына чыгарып ыргыткан. Бу хакта төбәктәге Тикшерү комитеты хәбәр итә. 

Ведомство хәбәре буенча, бала мәетен 19 апрельдә Суворов урамында чүп төяүче коммуналь хезмәт эшчесе тапкан. Баланың анасы - биредә яшәүче 22 яшьлек хатын.

Тикшерү версиясе буенча, 15 апрельдә хатын баласының чирдән үлүен аңлаган. Җаваплылыктан курыккан хатын сабыеның гәүдәсен пакетка салып, чүплеккә чыгарып ташлаган. Шул вакытта ул шәһәрдән киткән. 

Экспертиза нәнинең пневмониядән үлүен ачыклаган. Тәнендә нинди дә булса җәрәхәтләр ачыкланмаган. 

Тикшерү комитеты саксызлык буенча үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Баланың әнисен эзлиләр. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: URA.RU

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас