Җинаять һәм җәза
19 апрель 2023, 05:22

Белер-белмәс күп сөйләнсәң...

Русия армиясе һәм Кораллы көчләр турында сөйләгәндә авызны үлчәп ачарга кирәк. 

kostroma.mk.rukostroma.mk.ru
Фото:kostroma.mk.ru

2022 елда Русия армиясе турында фейклар бастырганнары өчен ике кеше төрмә сроклары алган.  Моны РФнең Югары суды бастырган рәсми статистикадан  күреп була.

Дөнья күргән мәгълүматларга ярашлы, хөкем ителгән ике кешенең берсе – өч елдан алып биш елга кадәр гомерен, икенчесе биш елдан алып сигез елга кадәр гомерен колониядә үткәрәчәк.

Русиянең Кораллы көчләре турында фейклар тараткан өчен барлыгы 14 русияле хөкем ителгән, алар арасында бер хатын да бар. Дүрт кеше  – шартлы рәвештә, тагын дүрт кеше  мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, калган дүрт кеше штрафка тарттырылган. Билгеләнгән штрафларның гомум суммасы 4,7 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Тагын бер фигурантны мәҗбүри дәвалануга озатканнар. Өч кешегә өстәмә җәза итеп сайтларда администрирование белән шөгыльләнүне тыйганнар. Хөкем ителгәннәрнең бишесе – югары белемле.

Хөкем карары чыгарылганнарның дүртесе – 18-24 яшьлекләр, икесе – 25-30 яшьлек гражданнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас