Җинаять һәм җәза
19 апрель 2023, 06:45

Балалар иҗат йортында эшләүче ир гаражында корал ясап яткан

Хоббиларның була төрлесе...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Уфада БР буенча ЭЭМның җинаять эзләве идарәсе хезмәткәрләре Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә башкалада яшәүче ир-аттан берничә берәмлек кулдан ясалган корал тартып алган. Полицейскийлар ачыклавынча, 45 яшьлек уфалы мәктәп елларыннан ук корал белән кызыксынган, ә университетны тәмамлагач, списать ителгән пистолетларны үзгәртеп кору белән шөгыльләнергә булган.

Оператив эш барышында ирне кулга алганнар. Аның Дим бистәсендәге гаражын тентегән  чакта оперативниклар ике револьвер, үз-үзен зарядлаучы һәм пневматик пистолетлар, дары тутырылган 4 банка һәм 400ләп төрле калибрдагы патроннарын тартып алганнар.

Уфалының списать ителгән коралны законлы кибетләрдән һәм интернет аша сатып алып, үзгәртеп кору билгеле. Бинада шулай ук токарь станогы да булган, аны ир утлы корал һәм патроннар ясауда кулланган.

Тартып алынган корал БР буенча ЭЭМның эксперт-крминалистика үзәгенә тикшерү өчен юнәлтелгән.  Белгечләр бәяләвенчә, явыз ниятле уфалы ясаган корал сугышчан.

Тоткарланган ир сүзләренчә, ул кечкенәдән корал белән кызыксынган, аңа кагылышлы әдәбиятны өйрәнгән, пистолет макеты ясарга маташкан. 1999 елда, университет тәмамлаганда ул “Русиядә утлы корал тарихы” темасына диплом яклаган. Шулай ук уфалы сүзләренчә, студент чакта аңа һөҗүм иткәннәр һәм талаганнар. Бу хәлдән соң ул, закон бозуын тулысынча аңлап, үзен яклар өчен корал ясау карарын кабул иткән.  Әмма шул вакыт эчендә, уфалы сүзләренчә, бу “самоделка”лар әле бер дә кулланылмаган. Укуын тәмамлагач, ир балалар иҗат йортына эшкә урнашкан, ул бүгенгәчә шунда эшли. Патроннарның шактый өлешен уфалы  бер танышыннан сатып алган, ә танышына патроннар мәрхүм картәтисеннән калган, имеш.
 "Законсыз корал ясау", “Корал, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу яки йөртү", “Законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр яки шартлаткычлар сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу, җибәрү яки йөртү“ маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүче читкә чыгып китмәү турында язылу астында тора. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас