

Белоретта 17 һәм 19 яшьлек ике егет 26 яшьлек ирне тукмап үтергән. Фаҗига 6 апрельдә булган. Гаепләнүче егетләр, металл торбалар белән коралланып, корбаннарын урманда каравыллап торган. Алар сүзләренчә, бу ир наркотиклар белән закладка артыннан килергә тиеш булган. Җинаятьчеләр әлегә ачыкланмаган шәхес үтенече буенча эш иткән. Билгесез зат сүзләренчә, тукмалган ир имеш тә, кайчандыр тыелган матдәләрне урлаган. Һәм егетләр моның өчен аны акылга утыртырга тиеш булган.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу кичтә егетләрнең корбаны урманга ялгызы түгел, танышы белән килгән. Битлекләр кигән, кулларына торбалар тоткан егетләрне күргәч, корбан буласы ир йөгереп качкан. Ә 26 яшьлеге качып өлгермәгән.
“Гаепләнүчеләр аны тимер торбалар белән тукмаган. Ахырда ачыклануынча, алар ирләрне бутаган. Кыйналган ирне егетләр һушсыз халәттә калдырып киткәннәр. Аны очраклы рәвештә шул тирәдән узып баручы мотоциклчы күреп калган. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызганычка каршы, кичен дәваханәдә кыйналган ир үлгән”, – диләр ведомствода.
Бер тәүлек эчендә оперативниклар шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Алар бер йортны арендалагап, хәмер эчеп утырган булганнар. Тукмаучылар барын да сөйләп биргән. Җинаять эше кузгатылган.
Егетләр әле сак астында.
Чыганак: bashinform.ru