Җинаять һәм җәза
17 апрель 2023, 06:25

Юлчыларны утыртсаң да инде

Изгелеге өчен рәхмәт әйтер урынына талап киткәннәр.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Бу  хәл Белоретта була. Анда 45 яшьлек хатын-кыз водитель эшеннән кайткан вакытта  очраклы юлчыларны машинасына утырта.  Хатын-кыз алга утыра, ә ир-ат артка урнаша.Таныш түгел кешеләр машинадан чыккач, водитель үзенең сумкасы югалганын сизеп кала. Төшеп калган юлчылар  артыннан йөгерә. Ир кача башлый, ә аның юлдашы, күрәсең, иренең җинаяте турында белми дә.

Бәхеткә каршы, бу вакытта патруль хезмәте  үтеп бара. Полиция хезмәткәрләре төн уртасында хатын-кыз сумкасы белән качкан шикле ир-атны оператив рәвештә туктата. 28 яшьлек исерек гражданинны полициягә алып китәләр.

Әйтергә кирәк, урланган сумкада 39 мең сум акча, мобиль телефон һәм зыян күрүченең банк карталары булган. Каракка  җинаять җаваплылыгы яный, ул 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас