

Иглин районының Чуваш-Кыбау авылында бер ир күршесенең этен көрәк белән тукмап үтергән. Бу хакта күп мәгълүмат чаралары кичә язып чыкты инде. Маэмай моңа кадәр вольерда торган, әмма кайсыдыр моментта чыгып качкан һәм күршеләр ихатасына кереп, тавыкларын ботарлаган. Кош-корт хуҗасына бу ошамаган һәм ул этне көрәк белән тукмап үтергән.
Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, хаски токымлы эт күптөрле җәрәхәтләрдән үлгән. Тавыклар хуҗасы маэмай хуҗасыннан гафү үтенмәгән, кылыгына үкенми. Маэмайның хуҗасы билгеле блогер - pumpl_
Маэмайны аңа биш ел элек туган көненә бүләк иткән булганнар. Хатын этен үтерүче күршесенә җәза билгеләүгә ирешәчәкмен, ди.
Шул арада "Честно говоря" тапшыруына хаскины үтергән ирнең малае мөрәҗәгать иткән. Егет сүзләренчә, хаскиның аларның ихаталарына кереп, тавыкларны ботарлау очрагы беренче тапкыр гына булмаган. Гаилә эт хуҗасын чаралар күрәчәкбез дип кисәткән булган. Тапшыру әңгәмәдәшчесе ул көнне коточкыч күренешкә тап булуларын сөйли - токымлы эт сигез тавыкны ботарлап ташлаган һәм йорт хуҗасына ташланырга маташкан. Шуңа күрә әтисе көрәккә үрелгән, имеш.
Маэмайны үтергән ирне акламыйм, әлбәттә. Әмма ничәмә тапкыр хуҗалыктагы тавыкларны ботарлаган эт минем дә ачуымны чыгарыр иде, мөгаен. Эт асрыйсың икән, ул бәйдә яисә махсус вольерда торырга тиеш. Ә кешеләргә, аларның малына, милкенә зыян итәргә тиеш түгел.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Wikipet.ru