Җинаять һәм җәза
17 апрель 2023, 13:22

Фермер булу җиңел түгел

Эшчеләр талашып китеп, берсе икенчесенә пычак белән чәнечкән.

Фермер булу җиңел түгелФермер булу җиңел түгел
Фермер булу җиңел түгел

Иглин районында бер фермер полициягә мөрәҗәгать иткән. 50 һәм 39 яшьлек эшчеләре арасында конфликт килеп чыгып, берсе икенчесенә пычак белән чәнечкән.

Болар янына тиз арада тикшерү-оператив төркем һәм медиклар бригадасы килеп җиткән, каза күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Элек тә урлау өчен хөкем ителгән 50 яшьлек ир кулга алынган. Тоткарланган кеше кылган эшен таныган һәм бу хәл эш вакытыннан соң алкогольле эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыгуын сөйләгән. Күп эчкәч, үз-үзен белештерми башлаган, "кабынып" киткән. Аннан ул аш-су бүлмәсеннән пычак алып чыгып, 39 яшьлек коллегасына берничә тапкыр чәнечкән. Шуннан соң хуҗасына - фермерга шалтыраткан, хәлләрне сөйләгән, полиция һәм медикларны чакырырга кушкан», — дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас