Җинаять һәм җәза
13 апрель 2023, 20:34

Юл хакын түли алмаган пенсионерны кондуктор тукмаган

Арабызда  әшәке,  усал һәм мәрхәмәтсез кешеләр күп... 

ok.ruok.ru
Фото:ok.ru

Екатеринбургта пассажир автобусы кондукторы юл хакын түли алмаган  58 яшьлек хәрби пенсионерны  кыйнаган.

E1.ru басмасы язуынча, отставкадагы офицер госпитальдән өенә кайтып барган, әмма юл хакын түләргә җыенгач, пенсионерның картасы блокировкаланган булуы ачыклана. Пенсионерның хатыны сүзләренчә, аның ире автобустан кичекмәстән төшеп калырга ризалыгын белдергән, әмма кондуктор, ямьсез итеп кычкыра-кычкыра, ирне эткәли  башлаган. Элекке хәрбине пассажирлар яклап маташкан, алар ирнең авыру икәнлеген һәм чак-чак аягында басып торуын күргән. “Әмма кондукторга бу аз тоелган: Руслан Владимирович (каза күргән офицер) инвалидлык турындагы документын чыгара башлагач, кондуктор аның битенә суккан, кашын ярган, тукмый башлаган”, – дип сөйли пенсионерның хатыны.

Башка пассажирлар һөҗүм итүче кондукторны сөйрәп алган, әмма ул отставкадагы офицерны мыскыл итүен дәвам иткән, аңа “алкаш” дип кычкырган. Ахырда пенсионерны ашыгыч ярдәм медиклары дәваханәгә алып киткән, аның битенә җөйләр салганнар. Бу хәлдән соң отставкадагы хәрби полициягә мөрәҗәгать иткән.

Элекке хәрбинең хатыны сүзләренчә, үз гомерендә аның ире өч инсульт кичергән. “Аның йөрәгендә клапан, ул комада яткан кеше, паралич сугуын кичергәнгә күрә ул бик әйбәт сөйләшми. Ул гомумән эчми!” – дигән хатын.

Екатеринбург полициясендә бу мәгълүматны тикшерә башлауларын хәбәр итәләр. Ә менә  маршрутны хезмәтләндерүче транспорт компаниясе диспетчерлары  әлегә җәнҗал турында белмиләр икән...

Кызганыч, арабызда шулкадәр әшәке,  усал һәм мәрхәмәтсез кешеләр күп... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас