Җинаять һәм җәза
14 апрель 2023, 06:55

Ахирәтен бер атна бикләп тоткан

 Банктан бер миллион сум акча алдырткан. 

Ахирәтен бер атна бикләп тотканАхирәтен бер атна бикләп тоткан
Ахирәтен бер атна бикләп тоткан

Башкортстанда яшәүче бер хатын дус хатынын урлауда шикләнелә. Ул аны бер атна бикләп тоткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче хатын үзенең дустын машина өчен кредит алырга күндергән, чөнки аның кредит тарихы яхшы була. Ахирәте ризалашып, машина өчен банктан бер миллион сум акча алып бирә. Ләкин аны күндергән хатын баштан ук аны түләргә җыенмый. Бурычлары өелә башлый, банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар башлана... Нәтиҗәдә, банктан акча алган хатын полициягә гариза яза. Ә ахирәте, моны белеп калгач, аны пычак белән янап, шул ук кредит машинасына утырта да, аны өенә алып китә. Җиде көн чыгармыйча өендә тотып, полициядән гаризаны алырга таләп итә.

Ләкин хатын барыбер качып кайтып китә ала. Ә дусты һаман тынычланмый, төрлечә янауларын дәвам итә. Шулай итеп, бу юлы инде полициягә кеше урлау турында хатыннан икенче гариза килеп төшә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас