Җинаять һәм җәза
13 апрель 2023, 06:51

Төнлә адашкан велосипедчыларга мылтыктан ут ачкан

Кайчак кешеләр бигрәк кызу канлы шул...

rk.karelia.rurk.karelia.ru
Фото:rk.karelia.ru

Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, ике яшь егет Чишмә авылы тирәсендә велосипедта йөргән.  Төнгә каршы егетләр адашкан һәм якындагы йорт хуҗасыннан юлны сораганнар. Хуҗа сүзне кыска тоткан, моннан үтеп булмый, дигән ул.  Адашкан егетләр урап-урап йөргәннән соң янә шушы йорт тирәсенә чыкканнар һәм тагын йорт хуҗасыннан юлны сораганнар. Бу юлы йрт хуҗасы дорфа җавап биргән. Юлчыларның берсе кызып киткән, нәтиҗәдә җәнҗал купкан. Йорт хуҗасы күп уйлап тормаган, өеннән мылтык алып чыккан һәм йөгереп качкан велосипедчыларга ут ачкан.

Юлчыларның берсенең күкрәге, башы һәм янбашы җәрәхәтләнгән. Аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Атучы иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Вакыйгалар чыннан да басмада язылганча булса,  ай-һай, кешеләр бигрәк кызу канлы икән дигән фикергә киләсең. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас