Җинаять һәм җәза
13 Апреля 2023, 08:54

Казан шәһәрендә Илназ Галәвиевка хөкем карары яңгырады

Калган гомерен Галәвиев колониядә үткәрәчәк.

rg.ru Казан шәһәрендә Илназ Галәвиевка хөкем карары яңгырадыrg.ru Казан шәһәрендә Илназ Галәвиевка хөкем карары яңгырады
Казан шәһәрендә Илназ Галәвиевка хөкем карары яңгырадыФото:rg.ru

2021 елның 11 мае Казан шәһәренең 175 санлы гимназиясендә булган канлы вакыйга тарихка коточкыч җинаять булып кереп калды: шушы гимназияне тәмамлаган укучы Илназ Галәвиев кулына мылтык алып, дәрестә утырган балаларны, укытучыларны атып үтерде.

Галәвиевка суд көз  көне башланган иде. Шушы көннәрдә ул соңгы сүзен әйтте һәм бүген аңа хөкем карары яңгыраган. Калган гомерен Галәвиев төрмәдә үткәрәчәк.

Дәүләт гаепләүчесе, Татарстан Республикасының прокуроры Илдус Нафиков Галәвиевка гомерлек ирегеннән мәхрүм итүне, беренче биш елын төрмәдә үткәрүен таләп итеп чыгыш ясаган булган. Калган җәзасын ул аерым режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Галәвиев үзенең гаебен  тулысынча таныган, барлык каза күрүчеләрдән дә гафу үтенгән һәм үзен төрмәгә озатмауларын сораган. “Мин тикшерү белән хезмәттәшлек иттем, гаебемне таныдым, шуның өчен мине төрмәгә җибәрмәвегезне сорыйм”, – дигән ул.

Тикшерүчеләр фаразынча, канлы вакыйганың сәбәбе – Галәвиевның формаль булмаган деструктив субкультураларның берсенең йогынтысына эләгүе. Ул интернет аша аларның гамәлләрен өйрәнгән һәм андагы вәкилләрнең гамәлләрен кабатларга тырышкан.

Җинаятьтә 667 кеше каза күрүче итеп танылган. 143 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салынган. Галәвиевка 48 миллион сум иск белдергәннәр. Җинаять эше 325 том тәшкил итә. Ул 7 баланы һәм 2 укытучыны атып үтергән, 24 кешене яралаган.

Галәвиев судта адвокат ярдәме белән дә файдаланмаган, аңа дәүләттән бушлай адвокат билгеләгәннәр. 

Хөкем карарында Галәвиевның соңгы теләге исәпкә алынган: аны турыга холык төзәтү учреждениесенә озатачаклар. Беренче биш елын төрмәдә утырмаячак.

 Чыганак: ria.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас