Җинаять һәм җәза
13 Апреля 2023, 14:21

Аракы тилертә шул

Ике дус өстәл артында талашып киткән. 

Аракы тилертә шулАракы тилертә шул
Аракы тилертә шул

Салават районы суды Белорет районында яшәүче кешегә карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча хөкем карары чыгарган.

БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022 елның октябрендә көндез ике ир спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда талашып киткәннәр. Уфалы ачуын баса алмыйча дустының йөрәгенә бер тапкыр пычак белән чәнчеп алган. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат булган.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле булуын таныган. Суд аңа җиде елда алты айга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас