Җинаять һәм җәза
6 апрель 2023, 06:25

Уникенче хатынын кыйнап үтергән

Моңа кадәр 11 хатыны юкка гына ташлап китмәгәндер инде бу ирне...

Уникенче хатынын  кыйнап үтергәнУникенче хатынын  кыйнап үтергән
Уникенче хатынын кыйнап үтергән

Дөнья тулы – исең-акылың китәрлек гыйбрәт хәлләр! Һиндстанда хроник эчкече бер ир 11(!) тапкыр өйләнгән булган. Ләкин хатыннары ирнең эчәргә әвәс булуы аркасында аны ташлап китә торганнар. Бу хәлләр бик аянычлы тәмамланган – 3 апрель көнне  ир эчкән баштан 12нче хатынын  таяк белән кыйнап үтергән. Бахыр хатын һушын югалтып егылгач та, ир хәләлен кыйнавыннан туктамаган...

50 яшьлек Рам Чандра Тури илнең Джаркханд шатында яши. Хатыны Савитри  Рамнан ун яшькә яшьрәк. Бу пар никахлашып 20 ел яшәгән, 4 бала тәрбияләгәннәр. Бу еллар эчендә Рам чамасыз  эчүен дәвам иткән, ә хатыны   аның  эчүенә ризасызлык белдергәч, ир йодрыкларын эшкә җиккән...

Савитриның канга баткан гәүдәсен күрше авылда туйда йөргән балалары күреп алган. Алар котлары очып полициягә хәбәр иткәннәр. Рамны кулга алганнар. Эчкечелек - кайда да эчкечелек инде, яхшылыкка илтми.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас