Җинаять һәм җәза
5 апрель 2023, 11:34

Ир белән хатын Киевка яшерен мәгълүмат сатып яткан

Кая карама – сатлыкҗаннар. Бәлки, безнең арада да бардыр алар, кем белә...

bogdanovich-gid.rubogdanovich-gid.ru
Фото:bogdanovich-gid.ru

Свердловск өлкәсенең Түбәнге Тагил шәһәрендә ФСБ хезмәткәрләре оборона-сәнәгать комплексы предприятиесендә  эшләүче ирле-хатынлы парны Украина файдасына шпионаж өчен кулга алганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ир белән хатын акчага Украина махсус хезмәтләре адресына хәрби-техник эчтәлектәге хәбәрләр  җибәреп яткан. Бүгенге көндә махсус хәрби операция баруын исәпкә алып, әлеге  мәгълүмат Русиянең Кораллы көчләренә каршы кулланылырга мөмкин. Тентү вакытында ир белән хатынның яшәгән фатирда “шпион эшчәнлеге предметлары” табылган. Тоткарланучылар дәүләт хыянәте маддәсе буенча  гаепләнә.

Исең-акылың китәр. Акчага алданган бу гаилә (тагын әллә күпме диверсантлар) өчен туган ил төшенчәсе юк дигән сүз...  Рәшәткә артында утырганда ватаннарын бик сагынырлар, әлбәттә, әмма соң булыр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас