

Уфаның Ленин районы судында Магнитогорскиның "Металлург" хоккей клубы уенчысы Семён Кошелевка карата кузнатылган җинаять эшен тикшергәннәр. Хоккейчыны армия хезмәтеннән качар һәм университетта укыр өчен ришвәт бирүдә гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, армиядә хезмәт итмәс өчен спортчы Уфада арадашчы аша хәрби билет сатып алган, ә соңыннан ришвәт биреп, нефть университетына укырга кергән. Законсыз рәвештә тапшырган акчаларның гомум суммасы 720 мең сум тәшкил иткән. Гаепләнүче кылыгын таныган. Прокуратура судтан Кошелевны гаепле дип танырга һәм 3 миллион сум күләмдә штрафка тарттыруны сораган. Нәтиҗәдә суд хоккейчыга 2 миллион 200 мең сум штраф билгеләгән.
"Металлург" хоккейчысы армиядә хезмәт итмәс өчен ришвәт бирүче бердәнбер спортчы түгел. Аңа кадәр СанктПетербургның СКА һөҗүмчесе Михаил Воробьев, "Югра" һөҗүмчесе Владислав Лукин штрафка тарттырылган иде. Ә "Салават Юлаев" клубы тәрбияләнүчесе шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.