Җинаять һәм җәза
31 Марта 2023, 08:45

Җиңел генә 120 мең сумлы булырга уйлаганнар

Үзләрен башкалардан акыллырак дип уйлаганнар, әмма  тотылганнар шул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиңел генә 120 мең сумлы булырга уйлаганнарҖиңел генә 120 мең сумлы булырга уйлаганнар
Җиңел генә 120 мең сумлы булырга уйлаганнар

Дагестанда  шунда яшәүче ике ирне тоткарлаганнар – алар кеше урлауда һәм аннан акча таптыруда шикләнелә.

  Мәгълүматлар буенча, ялган полицейский һәм аның ярдәмчесе Турали-4 касабасында таныш ирне очратканнар. Аны машиналарына мәҗбүри утыртканнар,  урлап алып киткәннәр, кулларына  богау кидергәннәр. Ирләрнең берсе урланган адәмгә: “Мин полициядә “эшлим”, - дигән.

    Арытабан эшләр тагын да катлаулырак:  бу юньсезләр  урланган ирдә ниндидер таныш булмаган матдә “табалар”,  аннары “бу бит, янәсе,  наркотик!”  дип, тегеннән, җаваплылыктан качу өчен, 120 мең сум акча таптыра башлыйлар...

   Урланган ир – Русия гражданины. Ул, чарасыздан, тегеләр белән ризалашырга мәҗбүр була. Акча таптыручылар моңа: “Иптәшеңә шалтырат, акча алып килсен”, - дип кулына телефон тоттыралар. Иптәше килгәч, бичара ир хәлне, ничек бар, шулай  сөйләп биргән моңа. Тегесе хәлне тиз аңлап алган. 

  Тагын да бераздан  зыян күргән ир җинаятьчеләргә: “Дусым сезгә кирәкле сумманың барысын да алып килә алмаган. Бер өлешен барып алырга туры килә инде”, - дип тегеләрне Каспийск шәһәренә барырга чакыра. Менә шунда аларны иптәш егет алдан кисәтергә өлгергән полицейскийлар кулга ала да инде.

Чыганак: Лента.ру

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас