

Салават районара суды Новосибирск өлкәсендә яшәүче иргә карата “мошенниклык” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2021 елның августыннан алып сентябрьгә кадәр ир таныш түгел кешеләргә шалтыраткан. Ул, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, юл-транспорт һәлакәте теркәлде, авариядә туганыгыз гаепле, дигән.
Телефоннан сөйләшкәндә ул авариядә каза күргән як белән дуслашу өчен финанс ярдәм күрсәтү сылтавы белән аңа акча күчерергә тәкъдим иткән.
Шул итеп, җинаятьче 14 кешедән 230 мең сумнан артык акча күчерттергән. Ул өлешчә гаебен таныган, моңа кадәр ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган инде. Суд аңардан гражданнарга салынган зыянны каплаткан. Арытаба 4 ел гомерен җинаятьче каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Чыганак: bashinform.ru