

Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәрендә бер ирнең күп балалы анага урамда һөҗүм итеп, аны машинага утыртып алып китүе хакында бүген язган идек. Ирне кайнар эзләр буенча тиз тапканнар. Ә хатынның кайда булуы билгесез иде.
Һәм вакыйганың дәвамы билгеле булды. Мәрхүмә хатынның гәүдәсен Кировск шәһәренең сәнәгать зонасында тапканнар. Аны элекке ире үтергән.
Анна Тереховага элекке ире атуы билгеле. Ул аны яраланган килеш һөҗүм урыныннан микроавтобуста алып киткән, ә хатын үлгәч, гәүдәсен ташлап калдырган. Полицейскийлар сүзләренчә, ир мылтыктан аткан.
Якынча мәгълүмат буенча, үтерүченең төп мотивы – элекке хатынына карата нәфрәт. Аннаның 4 баласы ятим калган.
“Үтерү” һәм “Кеше урлау” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Җинаятьчегә 15 ел төрмә яный. Әле аның белән полицейскийлар эшли.
Мәрхүмә хатын һәм ятим калган балалары бигрәк кызганыч...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.