

Ике яңа хезмәткәр Русия башкаласының иң кыйммәтле «Мәскәү» кинотеатры кассасыннан ярты миллион сумга якын акча урлаган.
Эшчеләр смена тәмамлангач җинаять кыла. Видеокүзәтү камерасыннан төшерелгән видеода ир-атның акча саклау урынына барганда акча салынган пакетны муляжга алыштыруы һәм көнлек табышны күлмәк астына яшерүе ачыклана.
Зыянның гомум күләме 483 мең сум тәшкил итә. Бу вакыйгадан соң хезмәткәрләр эш урынында бүтән күренмәгән.
Әйтергә кирәк, «Мәскәү» кинотеатрында бер сеанска билет уртача җиде мең сум тора, ә клуб картасы 50 мең сумга төшәчәк.
Чыганак: lenta.ru