Җинаять һәм җәза
27 март 2023, 16:57

Тутый кош үтерүчеләрне тотарга ярдәм иткән

Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк...

farawayworld.netfarawayworld.net
Фото:farawayworld.net

Һиндстанда суд, кеше үтергәннән соң 9 ел үткәч, тутый кош  күрсәтмәләренә таянып, ике ирне гомерлеккә хөкем иткән.

Җинаять 2014 елда  Агра шәһәрендә кылынган. Ул чакта урындагы гәзитнең баш мөхәррире Виджай Шарма ул һәм кызы белән күрше шәһәргә туйга киткән. Хатыны бу вакытта өйдә калган. Кайтуына ни күзләре белән күрсен: аның өен талаганнар, хатынын һәм этен үтереп киткәннәр. Йортта яшәгән тутый кош ашамый-эчми башлаган, бу уңайдан Виджай Шарма, бәлки, кош – җинаять шаһитыдыр, дип шикләнә.  

Нәтиҗәдә тол ир җинаять кылырга ихтимал кешеләр исемнәрен санап китә. Туганының улының исемен (исеме – Ашу. –Авт.) атагач, тутый кош кычкыра һәм читлектә бәргәләнә башлый. Тутый кошның бу халәтен күп тә үтми шикләнелүчене тоткарлаган полиция хезмәткәрләре дә үз күзләре белән күзәтә.

Ашу җинаятьне дусты белән кылуын сөйли. Виджайның кызы сүзләренчә, ул аларга еш килеп йөргән һәм өйдә кыйммәтле бизәнгечләр белән акчаларның кайда яшерелгәнлеген белгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас