Җинаять һәм җәза
26 март 2023, 10:31

29 яшьлек Уфа кызы "БМВ"сыз калган

Машинасын урамда тартып алганнар. 

29 яшьлек Уфа кызы "БМВ"сыз калган29 яшьлек Уфа кызы "БМВ"сыз калган
29 яшьлек Уфа кызы "БМВ"сыз калган

Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы штраф түләмәүчене тоткараган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә, 25 мартта, Уфаның Сочинская урамында инспекторлар «БМВ 528» машинасын туктатканнар. Руль артында Уфа районында яшәүче 29 яшьлек кыз утырган. Документларын тикшергән вакытта Дәүләт автоинспекциясенең федераль мәгълүмат базасы автомобиль хуҗасының бер миллион сумнан артык бурычлары җыелуын күрсәткән. Шуның 55 меңе юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен булуы ачыкланган. Бу мәгълүматлар ачыклангач, кызның машинасын алып киткәннәр. Хәзер инде ул аны барлык бурычларыннан котылгач кына алачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас