Җинаять һәм җәза
25 март 2023, 16:55

Русиядә туган балаларны чит илгә сатканнар

uz.sputniknews.ruuz.sputniknews.ru
Фото:uz.sputniknews.ru

Подмосковьеда Русия балаларын чит илгә сатуда шикләнелүче 46 яшьлек хатынны кулга алганнар. Бу хакта бүген билгеле булды.

SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, шикләнелүче хатын – Наро-Фоминскида яшәүче Нәргизә Хәмидова. Хатын “Свитчайлд” суррогат аналык фирмасында менеджер булып  эшләгән.

Әлеге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Хәмидованың фирмада нинди роль башкарганын һәм Русиядә туган ничә баланы чит илгә сатуларын ачыклау белән мәшгуль.

“Свитчайлд”ка  массакүләм мәгълүмат чаралары 2020 елда игътибар итте. Ул вакытта  Мәскәү фатирларының берсендә биш нәни бала табылган иде. Анда фирма хезмәткәрләре яңа туган сабыйлар - ЭКО ярдәмендә туган чит ил кешеләренең биологик балалары, дип ышандырган. Әмма моны раслаучы документлары булмаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас