Җинаять һәм җәза
24 Марта 2023, 10:05

Ялгышлык белән хатынын таптаткан

Парковкада булсаң да, алга-артка карап хәрәкәтләнергә кирәк шул... Эх!

title
Ялгышлык белән хатынын таптатканЯлгышлык белән хатынын таптаткан
Ялгышлык белән хатынын таптаткан

Адәм балаларының бу дөньядан китүләре төрлечә – кемдер картаеп, кемдер каты чирләп, кемдер юл һәлакәтендә вафат була.  Кайдадыр бәхетсезлек очрагы була. Ә менә Австралиядә олы яшьтәге  хатынны ире парковкада  ялгыш машинасы белән таптатып үтергән. Ни аяныч!

Бу хәл Австралиянең Сидней шәһәрендә баптистлар чиркәве алдында була. Иркәй иртән-иртүк  70 яшьлек хатынын чиркәүгә алып килгән, ханым башкалар белән бергә  Библияне  өйрәнергә дип килгән.

Ире хатынын машинадан төшергән һәм артка бирәм дип, ялгыш  машинасы белән хәләленең өстенә барып менгән...

Фаҗига булган урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткән, алар ханымга ярдәм итәргә тырышканнар, әмма ул  үлгән. Хәзер бу эш буенча тикшерү башланган.

Чыганак: Лента.ру

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас