Җинаять һәм җәза
24 март 2023, 07:34

Мондый мал бәхет китерми ул...

Законсыз юл белән акча эшләргә теләүчеләр табылып кына тора.

Мондый мал бәхет китерми ул...Мондый мал бәхет китерми ул...
Мондый мал бәхет китерми ул...

Законсыз юл белән акча эшләргә теләүчеләр табылып кына тора. Мәсәлән, Салават шәһәр суды шундый юл белән баерга теләүче биш иргә карата суд карары чыгарган.   

   БР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, косметик чараларны күмәртәләп-ваклап сату белән шөгыльләнүче Ырынбур өлкәсе кешесе күпләп этил спирты сатып алган. Һәм өч танышын җинаять эшчәнлегенә җәлеп иткән, ягъни спиртлы сыекчаны физик шәхесләргә сатуны тәкъдим иткән. Алары исә продукцияне республикада һәм Ырынбурда сатып ятканнар. Бишенче хөкем ителүче кеше 2,5 мең литр сыеклык сатып алган һәм үзендә рөхсәтсез саклаган. 

   Бу хәлләрне хокук сакчылары ачыклаган һәм 15 мең литрдан артык спиртлы сыекчаны тартып алган. Суд төркемне оештыручыга 3 миллион сум күләмендә штраф салган. Ә аның “ярдәмчеләренә” – гомум суммасы 1,7 миллион сумлык штраф салынган һәм 1 ел да 6 ай буена мәҗбүри эшләрдә эшләп, хезмәт хакыннан 10 процент күләмендә дәүләт файдасына акчаларын тотып калу турында карар чыгарылган. Бишенче фигурант 800 мең сум күләмендә штраф түләячәк.

Фото: yakutia.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас