Җинаять һәм җәза
23 март 2023, 07:15

Кеше гомере турында уйлап та бирмиләр

Ә сез “незамерзайка”ны каян сатып аласыз?

Кеше  гомере турында уйлап та бирмиләрКеше  гомере турында уйлап та бирмиләр
Кеше гомере турында уйлап та бирмиләр

    Уфада  полиция хезмәткәрләре 23 тоннадан артык куркыныч сыеклык – агулы «незамерзайка» сатучыларны ачыклап, кулга алганнар.

     Алар – 25  яшьтән 54 яшькә кадәрге алты кеше.  Полиция версиясе буенча, легаль булмаган  “незамерзайка”ның  зур партияләрен Чиләбедән китергәннәр.  Контрафактны Уфа базарларының берсендә урнашкан кибет аша сатуны оештырганнар.  Күмәртәләп сатучылар аша да, шулай ук Уфа-Аэропорт трассасы буенда да сатканнар.

      “Незамерзайка” саклана торган урыннарны тентү барышында полиция хезмәткәрләре Русия законнарында каралган маркировкасыз 23 тоннадан артык  тәрәзә юдыргыч контрафакт табып алды.  Экспертиза табылган продукциядә сәламәтлек өчен куркыныч матдә - метанол барлыгын ачыклады.  Аны пыяла юа торган сыеклык ясаганда куллану тыела”, диләр полициядә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас