Җинаять һәм җәза
23 март 2023, 06:05

Чишмә вандаллары тагын начарлык кылган

Ничек куллары күтәрелә икән?

Чишмә вандаллары тагын начарлык  кылганЧишмә вандаллары тагын начарлык  кылган
Чишмә вандаллары тагын начарлык кылган

Менә икенче ел рәттән вандаллар  Чишмә поселогы  Шоссейная урамындагы алллеядә агач үсентеләрен юкка чыгаралар.

 Бу хәл турында Чишмә районы  хакимияте башлыгы Ришат Мансуров “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә язган. Аның әйтүенчә, Чишмә хакимияте якын көннәрдә  салынган зыян күләмен  ачыклап, милициягә гариза юллаячак.

“Әгәр  мондый  вандализм актлары  район территориясендә тагын бер кабатланса,  һәрбер очрак буенча материаллар хокук саклау органнарына җибәреләчәк”, - дип ассызыклап язган хакимият башлыгы. Һәм бу күңелсез хәлнең шаһитлары булса, тиз арада милициягә хәбәр итүләрен сораган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас