

Иркутск өлкәсендә кызганыч хәл булган: күпбалалы ана йокыдан торуга алты айлык сабыен үле килеш тапкан. Омутово авылында яшәүче хатын ару гына шайтан суы капкач, алты айлык улы белән йокларга ята.
Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, 26 яшлек яшь хатын беркайда да эшләмәгән, дүрт баланы берүзе тәрбияләгән. Аңа карата административ протокол төзелгән, өч баласын тартып алып, социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар.
Баланың нишләп үлүен ачыклаячаклар. Фаразлар буенча, исерек хатын төнлә баланың өстенә ятып, изеп үтергән булырга ошаган.
Чыганак: ren.tv