Җинаять һәм җәза
20 март 2023, 14:43

Бу хәл Дүртөйле районында булган

Танышын үтергән һәм мәетен машинага тагып, урам буйлап сөйрәтеп барган.

Бу хәл Дүртөйле районында булганБу хәл Дүртөйле районында булган
Бу хәл Дүртөйле районында булган

Дүртөйле районында бер ир яңа танышын үтергән дә, мәетен машинага тагып, урам буйлап сөйрәтеп барган.

Хәл болай булган. Суккол авылында биш кешедән торган компания бер йортта җыелышып эчеп утырган. Яңа танышкан ике ир бәйрәмне дәвам итеп мунчага киткәннәр. Анда үзара талаш чыккан һәм 45 яшьлеге берничә тапкыр шешәдәшенең муенына пычак белән чәнечкән.

Мәетне юк итәргә теләгән. Ул аны үзенең "Рено" машинасына бау белән бәйләгән дә, авыл зиратына сөйрәп алып киткән. Юлда барганда трос өзелгән һәм мәет төшеп калган. Ләкин ир аны кабат тагып мәшәкатьләнеп тормаган, шунда ташлап калдырган.

Шикләнелүчене кан эзләре һәм юлдагы камералар буенча тапканнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас