Барлык яңалыклар

Көнчел хатын иренең машинасын яндырган

Ире Уфада хыянәт итеп йөрде микән? 

Көнчел хатын иренең машинасын яндырган
Көнчел хатын иренең машинасын яндырган

Караидел районында көнчел хатын иренең йөк машинасын яндырган.

Документлары буенча автомобиль шикләнелүче һәм аның ире исемендә булган. Бу күңелсез хәл ирнең эш буенча Уфага китүе һәм хатыны шалтыратуларына җавап бирмәве аркасында башланган. Тормыш иптәше телефонын алмагач, аны хыянәттә шикләнеп, үч алырга уйлаган.

Ир Уфаны урап кайткач, турыга әти-әниләренә кергән, чөнки хатыны белән алар элек көнне талашкан булганнар. Хатын, иренең авылга кайтканын белгәч, алама нияте турында хат язган, ләкин зыян күрүче аңа әһәмият бирмәгән. Ачуын басу өчен хатын бераз эчеп тә алган. Кызган баштан бензин тотып, каенанасы йортына үзенең «идеясен» тормышка ашырырга киткән.

Башта машина тәрәзәсен ваткан, аннан соң хатын машина салонына бензин сипкән дә, ут төрткән.  Яна башлагач, ул урыннан качкан.

Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шундый нечкә: кайчак аларны җимерергә бер саксыз сүз, бер ялгыш гамәл җитә... 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в