Барлык яңалыклар

Әниләре артта булган

Нефтекамада машина ике баланы бәрдергән.  

Видеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Нефтекамада ике бала каза  күргән  авария сәбәпләрен ачыклыйлар. Бүген, 18 мартта, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Юбилейный  проспектында юл һәлакәте теркәлгән. “Лада Калина” руле артындагы 45 яшьлек ир җәяүлеләр өчен кичү урынында  4 яшьлек кыз бала һәм 7 яшьлек малайга барып менә. Ике бала да тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

“Ана кеше балалары белән тышта йөрергә чыккан булган. Авария моментында хатын балаларының артында булган. Тикшерү оештырылды”, – диләр республиканың ЮХХДИ идарәсендә.

БР прокуратурасы ЮХХДИ тикшергән бу аварияне үз контроленә алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в