

Олылар өйдә булмаганда, мәктәптән кайткан өч дус малай шаярыша башлаган. Телевизор караганнар, уеннар уйнаганнар. Аннан мендәр сугышында көч сынаша башлаганнар. Әмма көчләре тигез булмаганмы, уеннпн уймак, чынып, канлы фаҗига белән тәмамланган. Малайларның берсе аш-су бүлмәсеннән пычак алып килеп, мендәр аша бер дустының күкрәгенә ямаган. Шкнда ук ул нәрсә булганын аңлап, кайнаган каны суынгач, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырган. Бәхеткә, маоайга табиблар ярдәм күрсәтеп, гомерен саклап алып калган. Ә кечкенә һөҗүм итүче белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. Чыганак: SHOT