

Тывада җирле түрә хатынның 15 яшьлек малае чит машина руле артында пенсионерны таптап үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекция идарәсенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Үсмер 69 яшьлек пенсионерга юлда утырганда барып менә. Алган тән җәрәхәтләреннән ир медиклар килгәнче үк җан биргән.
Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчегә теркәлгән УАЗ-31514 машинасында үлемечле һәлакәт вакытында үсмернең әнисе дә булган. Машина документларын ул полицейскийларга күрсәтә алмаган.
“Үсмернең әнисе район авыл биләмәләренең берсендә хакимият башлыгы урынбасары булып эшли, ул хокук бозулар профилактикасы өчен җавап бирә”, – диелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Авария очрагын тикшерә башлаганнар. 9 сыйныф укучысының әнисе административ җаваплылыкка тарттырылган. Моннан тыш, хатынга карата ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен протокол төзегәннәр.
Ә кеше үтергән өчен кем дә булса җавап бирәчәкме соң?
Чыганак: lenta.ru