Җинаять һәм җәза
16 март 2023, 08:12

235 мең сум бурычы җыелган

Әстагъфирулла!

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Кичә, 15 мартта,  дәүләт  автоинспекторлары башкаланың Ветошников урамында Mitsubishi Lancer руле артындагы 39 яшьлек ирне туктаткан.  Документларын тикшергәч, мәгълүматлар базасында автомобиль хуҗасының 235 мең бурычы барлыгы ачыкланган. Шуларның 33 меңе – юл кагыйдәләрен бозган өчен.

“Тиешле документларны рәсмиләштергәннән соң, суд приставлары федераль хезмәте ирнең машинасын махсуслаштырылган стоянкага урнаштырган”,   – диләр дәүләт автоинспекциясендә һәм бурычлыларны ачыклау буенча уртак эш дәвам итүен  өстиләр.

Административ хокук бозулар кодексына ярашлы, җаваплылыка тарттырылган кеше карар үз көченә кергәннән алып 60 көннән дә соңрак булмаган срокта  штрафны түләргә тиеш. Штрафлар турындагы мәгълүматны дәүләт автоинспекциясенең  рәсми сайтында һәм дәүләт  хезмәтләре порталында белеп була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас