

Пермьдә үсмерләр төркеме нацистлар шигарьләрен кычкыра-кычкыра иконаны кылыч белән кискәләп, аны яндырган һәм моны видеога төшергән.
“Подъем” урнаштырган видео кадрларыннан күренүенчә, балаклава кигән ике үсмер иконаны кылыч һәм балта белән ярагалап, аңа төкерә, соңыннан ут төртеп, учакта яндыра. Христианнар һәм православие динендәгеләрне мыскыл итеп, “Зиг хайль!” шигарен кычкырып, Адольф Гитлерны данлаган сүзләр белән төшерелә бу ролик. Үсмерләр үзләренең бу гамәлләрен “динне фаш итү һәм кешеләрне агарту” дип аңлата.
Соңрак Ural Mash Телеграм-каналы язуынча, ролик өчен җаваплыларның берсе – урындагы машиналар төзү көллияте студенты булуы ачыкланган. Калган үсмерләр белән ул мәктәп артындагы чаңгы трассасына барып, әлеге видеоны төшергән. Ролик урнаштырылган постта студент мәҗүсилекне “табигатькә якынлык” һәм “дини төсмерләре булмаган” өчен яратам, дип ышандыра.
Дөрес булса, съемкада катнашучыларның бер баланың үсешендә тайпылышлар бар, калган үсмерләр исә тәртипләре аркасында хәвеф төркемендәләр.
Пермь полицейскийлары видеоязманы төшерүчеләрнең шәхесләрен ачыклаган. Алар – Пермь мәктәпләренең берсендә белем алучы ике югары сыйныф укучысы һәм машиналар төзү көллиятендә укучы өч беренче курс студенты.
Коточкыч. Кешенең йөрәк һәм күңел түрендә йөрткән нәрсәсенә – дингә – карата шундый гамәлләрне кабул итеп булмый.
Чыганак: lenta.ru